Кунел.ру татарча SMS – сәлам:

просим поздравить Васильеву Надежду Максимовну с 30ти летием и исполнить песню из репертуара Изге ай.Родители и родственники

Отправьте смс на номер 1121 с текстом сообщения '+kynel ваше сообщение'. Стоимость смс ~3,50 руб. с НДС. Подробнее о тарифах и услуге

Барлык сәхифәләр

Кунел.ру – кунел ачу сайты

Здравствуйте, уважаемые пользователи сайта Кунел.ру. Многие пользователи сайта заметили, что сайт давно не обновлялся. На это была причина. В течении двух лет наш сайт представлял интересы радиостанции "Кунел" , пусть и в неофициальном формате. Теперь наше сотрудничество с радиостанцией официально приостановилось. Тулырак...

Защищено: Кунел.ру

Эта запись защищена паролем. Для ее просмотра введите, пожалуйста, пароль:

ТР Президенты Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты

Бүген ил халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм итә. Шул уңайдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты. “Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Тулырак...

«Яңа татар пьесасы – 2012» конкурсы башлана

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2012» премиясенә конкурс игълан итә. Тулырак...

Татарстан гүзәле “Мини Мисс Россия-2012” титулын яулаган

Мәскәүдә “Мини Мисс һәм Мини Мистер Россия-2012” еллык Бөтенроссия матурлык һәм талантлар конкурсы узды. Конкурс бөтен Россиядән, төрле бәйгеләрдә җиңүгә ирешкән 4 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге 70 ләп малай һәм кызны үзенә җыйган.“Мини Мисс Россия-2012” Гран-приен һәм титулын Яр Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы Лия Шәмсина яулаган. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.  Тулырак...

Мин татарча сөйләшәм!

Бу елны “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе ике көн булачак: 6-нчы апрель көнне ИНЭКАның 1-нче бинасында. 7-нче апрель көнне Фидакарьләр аланында. Акция автохәрәкәттән башлана.  Автохәрәкәт кысаларында “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең әләмнәре һәм логотиплары белән автоколонна оештырылачак. Автомобильчеләр шәһәребезнең берничә проспектыннан узып, татар яшьләренең татар телен сакларга тырышу инициативасын күрсәтәчәк. Тулырак...

Ишле гаиләләр өчен җир: Казанда бар, Чаллыда юк

Озакламый Татарстанның ишле гаиләләренә бушлай җир бүлә башлыйлар. Районнарда кишәрлек урыны төгәл билгеле, ә менә Казан, Чаллы шәһәрләре өчен бу мәсьәлә әле дә баш бәласе. Башкалабызда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстерүче гаиләләргә Биектау районыннан җир биреләчәк дигән сүз чыккач, әти-әниләрне 300 гектарлык биләмәнең экологик халәте борчуга салды. Бу тирәләрдән берничә чакрым ераклыктагы гына совет заманында радиоактив калдыклар күмелгән булуы кешеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат язарга мәҗбүр итте. Тулырак...

Чулпан Хаматовага Россиянең халык артисты исеме бирелде

Дмитрий Медведев 24 мәдәният эшлеклесенә “РФ халык артисты” исемен бирү турындагы указны имзлады!

Login